Автомобильләрегезне саклагыз!

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә автомобиль хуҗалары эчке эшләр бүлегенә ике гариза язып тапшырган.
Беренче очракта, билгесез кешеләр Пионер урамындагы чит ил машинасына зыян салган. Хулиганнар бер тәрәзәне, фарны бәреп ваткан, дәүләт билгесен салдырып алганнар. Автомобиль хуҗасы китерелгән зыянны егерме мең сумга бәяләгән.
Абдулла Алиш урамында бикләнмәгән автомобильдән автомагнитола һәм колонкаларны салдырып алганнар. Монда беренче чиратта кем гаепле? Әлбәттә инде, автомобиль хуҗасы. Ишекләрен бикләгән булса, бәлки әйберләре югалмас та иде әле.
Полиция хезмәткәрләре кисәтә: төнгегә автомобильне урамда ишекләрен бикләмичә калдырмагыз. Машинаны гаражда яки кеше йөрми торган урында, ишегалларында саклау күңелсезлекләрне булдырмый калырга ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International