Тәрбиячеләр иҗат итә

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Шәһәрдәге “Родничок” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе–2019” муниципаль конкурсның соңгы этабы узды.

Конкурста алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре катнаша. Конкурсантлар иҗади презентацияләре белән таныштырдылар, нәниләр белән бергә дәресләр оештырып үткәрделәр, мастер-класслар да әзерләгәннәр иде.
Конкурста катнашкан һәр тәрбияче туплаган бай эш тәҗрибәсе белән таныштырды, үзенең осталыгын һәм фантазиясен күрсәтергә тырышты.
Тәрбиячеләр конкурсына узган атнада йомгак ясалачак һәм җиңүчеләргә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International