ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 6 класс укучысы Камилә Хәмидуллина белән Болгардагы 1нче урта мәктәпнең 10 классында белем алучы Алия Сәгыйрова укучыларның Лев Толстой исемендәге XVIIнче республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, II һәм III дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.

Былтыр “Урман утырту көне”, “Урман атналыгы” акцияләре кысаларында, 900 гектар мәйданда урман үсентеләре утыртылган.
 Урман утырту көнендә Татарстанда яшәүчеләр якынча 2,8 млн агач үсентесе утыртачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

Оештыручылар раславынча, проектның төп максаты - сугыш детальләрен чын мәгънәсендә торгызу түгел, ә үсеп килүче буында туган ил тарихына кызыксыну уяту.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Чиста ил» партия проекты кысаларында 24 апрельдә «Бердәм Россия» активистлары яшь гвардиячеләр белән берлектә һәлак булган сугышчылар һәйкәленә янәшәсендәге территорияне җыештырдылар, аны былтыргы яфраклардан, коры үләннән, ботаклардан чистарттылар.

Бәйрәм гыйбадәтен митрополит Феофан үткәрәчәк.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа Богородица монастыренда Пасха гыйбадәтен үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Болгар шәһәре-Полянка авылы (Өчкүл авылы, Үрнәк авылы, Балымыр авылы),

Полянка авылына кадәр билет бәясе-50 сум, Балымыр авылына кадәр-40 сум,Үрнәк авылына-44 сум, өч күлгә кадәр 22 сум.

Болгар шәһәре-Ржавец авылы ( Идел буе п. заезд белән),

Идел буе п. га кадәр билет бәясе-12 сум, Ржавец авылына кадәр-22 сум.

Юл йөрү уңайлы Газель Next автобусы белән башкарылачак, юл бәясе пассажирлар өчен 2 сум исәбеннән исәпләнә.

Республикага эшкә килгән табибларга Татарстан Хөкүмәте яшәү һәм эш урыны белән ярдәм итә.

Үткән ел Татарстанга эшкә кайткан 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен республика Хөкүмәтеннән 500 мең сум күләмендә грант алды һәм медицина учреждениеләренә эшкә урнаштырылды.

2014 елдан алып ТР Хөкүмәтеннән барлыгы 818 табибка грант бирелде, шул исәптән 524 белгеч Россиянең башка төбәкләреннән җәлеп ителде.

Сырхауханәләргә 450 белгеч эшкә урнашты, алардан 135 табиб - аеруча ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча: мәсәлән, анестезиолог-реаниматологлар, инфекционистлар, неонатологлар, психиатрлар, суд-медицина экспертлары һәм фтизиатрлар.

Тармак технологияләре техникумы студентлары “Чиста була” дигән исем астында шимбә өмәсе оештырдылар.
Укучылар үзләренең уку йорты янында гына түгел, Рабочий белән Космодемьянская урамнарында да кыштан калган чүп-чар, коры чыбыклар һәм коры үләнне җыештырдылар.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Узган якшәмбе көнне хәрби хезмәт ветераннары “Юнармия” хәрәкәтеннән яшьләр белән бергә Идел буйларын чүп-чардан чистарту буенча акция үткәрделәр.

Болгарда яшәүче Анна Князевага шушы көннәрдә туксан яшь тулды.
Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International