Толстой конференциясе призерлары

2019 елның 26 апреле, җомга

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 6 класс укучысы Камилә Хәмидуллина белән Болгардагы 1нче урта мәктәпнең 10 классында белем алучы Алия Сәгыйрова укучыларның Лев Толстой исемендәге XVIIнче республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, II һәм III дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.
Камилә “Яшьләр иҗаты” номинациясендә үзенең “Яшәү белән үлем арасында” дигән эшен яклады. Алия “Балалар әдәбияты буенча тикшеренүләр” номинациясендә “Н.В.Гоголь әсәрләрендә “кеше-акча” конфликты” эше белән катнашты.
Призерларның уңышында рус теле һәм әдәбияты укытучылары Резедә Хәйруллина белән Наталья Теймурованың зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International