Тармак технологияләре техникумы студентлары “Чиста була” дигән исем астында шимбә өмәсе оештырдылар.
Укучылар үзләренең уку йорты янында гына түгел, Рабочий белән Космодемьянская урамнарында да кыштан калган чүп-чар, коры чыбыклар һәм коры үләнне җыештырдылар.