ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
15.02.2013 елда “Акчарлак” ятим балалар йорты коллективы район Спартакиадасында “Сәләмәтлек көне” уздырдылар. Барлык эшчеләр конкурсларда , эстафеталарда,спорт уеннарында катнаштылар. Бәйрәм ахырында шашлык,кайнар чәй һәм тәм – том белән сыйландылар. Барысында күтәренке күңел көче һәм яхшы кәеф белән таралдылар.
14 февральда район мәдәният йортында Әфган гаскәрләрен чыгару көненә багышланган концерты узды. “ Әвганнан Чечнәгә кадәр” дигән концертны Әлки район артислары куйды. Концертта катнашучылар куп кенә таныш җырларын һәм үзләре язган җырларны башкардылар. Артисларга рәхмәт сүзен шәһәр мэры А.М. Тюленев әйтте. Концерттан соң карточкага тештеләр һәм автографлар алдылар

13 нче февраль көнне район мәдәният йортында Изге Валентин көненә карата тематик дискотека үтте. Программада төрле конкурслар ,викториналар иде, яшьләр рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар. Залда булган парлылар арасында да конкурслар уздырдылар. Кафеда романтик кич бүләген Королева Екатерина һәм Павлов Максим алдылар. Бик кызык һәм күңелле булды.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

16
февраль, 2013 ел
шимбә
Бүген төзелеш буенча Республика киңәшмәсе үтте. Аны Татарстан Республикасы президенты – Р.Н. Минниханов үткәрде. Болгарда эш тәртибендә күрүконференциясендә Спас муниципаль район башлыгы – К.Ә.Нугаев һәм Спас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе – С.А.Тюнев катнаштылар. Шулай ук киңәшмәдә Спас муниципаль район Совет аппараты җитәкчесе –Е.А.Демьянов, Спас муниципаль район башкарма комитеты ярдәмчесе –В.А.Осокин, Спас муниципаль район башкарма комитеты “Шәхри Болгар” мәгариф җитәкчесе –А.М.Тюленев катнаштылар. Республика киңәшмәсендә төзелеш мәсъәләләрен карадылар.

15
февраль, 2013 ел
җомга
Бүген 2013 елның 15 нче февраленда Совет сугышчыларын Авганистаннан чыгаруын 24 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хәтер көненә багышланган тантаналы митинг Авган сугышчысы һәйкәле янында үтте. Җыелган халык арасында Авган – ветераннары ,Чечня – ветераннары , кадетлар , шәһәр мәктәбе укучылары, шәһәр организация һәм учреждения вәкилләре катнашты. Һәйкәлгә тере чәчәкләр куелды.
Бүген 2013 елның 15 нче февраленда Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев катнашында Чәчәкле авылында киңәйтелгән отчет сессиясе үтте. Сессиядә җитәкчеләр ,район учреждения вәкилләре ,депутатлар һәм Чәчәкле,Йолдыз авыллары халкы катнашты. Чәчәкле авыл советының 2012 елда эшләнгән эшенә нәтиҗә ясалды һәм 2013 елга план ясалды. Кунаклар алдында Чәчәкле авыл советы башлыгы А. Н. Исмагилова доклад белән чыгыш ясады. Сессияда участок инспекторы – А.Ю. Сафин,Спас УРХ глав врачы Е.А. Самахвалов, пенсионный начальнигы М.М.Нугаева, район укыту мөдире – А.Н. Ермилин һәм калган җитәкчеләр чыгыш ясадылар. Ахырда район башлыгы К.А.Нугаев чыгыш ясады.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Иске Рәҗәп авылында халык җыены булды. Спас муниципаль район башкарма комитеты ярдәмчесе - Р.Р. Закирова ; Спас муниципаль район УСХиП башлыгы Р.В. Мухаметов , соц.яклау начальнигы Н.В. Шеронова катнаштылар. Җыенда су буенча сорау каралды, шул рәттән авыл халкы биргән сорауларны тикшерделәр.
Буген бөтен дөнья Изге Влентин көнен билгеләп үтәләр. Безнең районда ел саен төрле акциялар үткәрелә. Район администрациясе андый акцияләрне бик хуплый. Район кулланучылары өчен шәхси эшмәкәрләр белән эш алып барыла. Менэ буген « Альпари» эшчеләре узләренең сатып алучыларын бизәлгән йөрәкләр , шариклар һәм тәмле ризыклар белән каршы алдылар. Барлык сатып алучыларын лимонад һәм йөрәк формасындагы печеньяләр белән сыйладылар. Буген бер кешедә сатып алмыйча калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International