ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2013 ел
җомга
Хөрмәтле офилцерлар, сержантлар һәм солдатлар,хәрби хезмәтне үтүчеләр һәм запаста торучылар!
Кадерле Спаслар!
Безнең илдә 23 февраль гадәткә кергән аеруча бер бик мәгънәле хөрмәтләү бәйрәме булып тора. Быелгы елда бу көн Совет Армиясенең һәм хәрби диңгез флотаның 95 еллык юбилей датасы белән туры килә. Туган илне батыр, тәвәккәл йөрәкле сакчылар, Ватанның бер кайчанда намусын һәм дәрәҗәсен төшермәделәр. Рөхсәт итегез сезне чын күңелдән бу искиткеч бәйрәм белән котларга. Сезнең батырлык , чыдамлык, геройлык күрсәтүүгез ,безнең барыбыз өчендә, бу шулай ук үсеп килүче буын өчен якты һәм иң югары дәрәҗәдәге үрнәк ,ничек яшәргә һәм Илгә хезмәт итәргә, Илнең киләчәге безнең үзебездән торуын күрсәтә. Сезгә нык сәләмәтлек ,тәвәккәллек, дәрт һәм тыныч күк телим.
Хөрмәт белән Спас муниципаль район башлыг ы – К.Ә.Нугаев
Бүген 22.02.2013 елда Спас муниципаль район башлыг ы – К.Ә.Нугаев, ООО “Болгар Арыш” – генераль директоры- Э.В.Шайер белән берлектә Спас муниципаль район территориясында булган ООО “Болгар Арыш” объктларында чыгу киңәшмәсе үткәрделәр. Элекеге Пичкас сөт кабул итү пунктын яңартып төзеп сыр ясау цехын карадылар. Көек , Вожжи, Ким, Тракторный авыларында фермаларны карадылар,терлекчелекне арттыру мәсъәләсен ,сөт савуны арттыру , ит җитештерүне һәм ашлык сыйфатын һәр яктан тикшерделәр. Аннан соң икмәк кабул итү предприятиясе территориясендә төзелүче зур цехны, машина- трактор станциясен карадылар һәм авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчү эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Бүген төзелеш буенча Республика киңәшмәсе үтте. Аны Татарстан Республикасы президенты – Р.Н. Минниханов үткәрде. Болгарда эш тәртибендә күрүконференциясендә Спас муниципаль район башлыгы – К.Ә.Нугаев һәм Спас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе – С.А.Тюнев катнаштылар. Шулай ук киңәшмәдә Спас муниципаль район Совет аппараты җитәкчесе –Е.А.Демьянов, Спас муниципаль район башкарма комитеты ярдәмчесе –В.А.Осокин, Спас муниципаль район башкарма комитеты “Шәхри Болгар” мәгариф җитәкчесе –А.М.Тюленев катнаштылар. Республика киңәшмәсендә төзелеш мәсъәләләрен карадылар.

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
19 нче февралдэ Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкаручы директоры Ларионова Т.П. белән берлектә.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Бүген 19 нчы февральда Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – Спас районында җир участоклары бүлү буенча киңәшмә уздырды.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген 18 нче февральда башкарма комитеты актлар залында оешма җитәкчеләре һәм Спас муниципаль район авыл җирлеге башлыклары белән Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары – М.С. Гиматдинов, Спас муниципаль район Совет аппараты җитәкчесе – Е.А. Демьянов, муниципаль район башкарма комитеты мәгариф җитәкчесе “ Шәһри Болгар” – А.М. Тюленев. Район киңәшмәсендә каралган мәсәләләр алдынгылар слетын уздыруны, авыл җирлекләре арасында уздырылган спартакиадага нәтиҗә ясалды.
Бүген 18 нче февральда башкарма комитеты актлар залында – 29 нчы чираттан тыш Совет утырышы узды. Кая көн тәртибенә чираттагы мәсъәләләр каралу куелган.
1 Муниципаль укулы контроль исәпләү палатасы хисап эшенең нәтиҗәсе «Спас муниципаль район 2012 елда.»
2 Муниципаль мәгариф хезмәткәләрен командировкага җибәрү тәртибе.
16.02.2013 елда Спас муниципаль районында авыл халкы спартакиадасы старт алды. Иске –Рәҗәп авылында 8 төрле (волейбол, өстәл тенисы, чаңгы ярышы, шашки, шахмат, гер күтәрү, бадминтон, бау тарту) спорт уеннары узды. Ярышларда Антоновка, Чәчәкле , Кузнечиха,Иске – Рәҗәп авыл советларының җыешма командылары катнаштылар .
Ярышлар буенча нәтиҗә ясалды:
1 урын Кузнечиха авыл советына
2 урын Антоновка авыл советына
3 урын Иске – Рәҗәп авыл советына

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International