Киңәшмә

2013 елның 22 феврале, җомга
Бүген 22.02.2013 елда Спас муниципаль район башлыг ы – К.Ә.Нугаев, ООО “Болгар Арыш” – генераль директоры- Э.В.Шайер белән берлектә Спас муниципаль район территориясында булган ООО “Болгар Арыш” объктларында чыгу киңәшмәсе үткәрделәр. Элекеге Пичкас сөт кабул итү пунктын яңартып төзеп сыр ясау цехын карадылар. Көек , Вожжи, Ким, Тракторный авыларында фермаларны карадылар,терлекчелекне арттыру мәсъәләсен ,сөт савуны арттыру , ит җитештерүне һәм ашлык сыйфатын һәр яктан тикшерделәр. Аннан соң икмәк кабул итү предприятиясе территориясендә төзелүче зур цехны, машина- трактор станциясен карадылар һәм авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчү эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International