Автобуслар тикшереләчәк

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Шушы ял көннәрендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Автобус” һәм “Тоннель” операциясе үткәрәчәкләр.

Аның барышында  шәһәр яны һәм шәһәрара автобусларда кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозучылар тикшереләчәк.

 

Пассажирлар йөртүдә төрле кагыйдә бозучылар турында белсәгез эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

 

“Тоннель” традицион профилактик чара кысаларында  шәһәргә килүче бөтен автобуслар тикшереләчәк. 

 

Үзләренең һәм пассажирларның гомерен куркыныч астына куеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар административ җәзага тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International