Алабугада үткән Бөтенроссия Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары “Болгар шәһәре – осталар шәһәре” дигән программа белән катнаштылар.
Алар күргәзмәдә гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган әйберләр һәм сувенирлар тәкъдим иттеләр. Килгән кунакларга тал чыбыгыннан үрү һәм сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителде. Кызыл балчыктан ясалган әйберләр – кувшиннар, чүлмәкләр, тоз савытлары күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Ярминкә кысаларында “Музейларда традицион культура һәм халык иҗаты. Декоратив-гамәли иҗат: сәнгать әсәреннән сувенирга кадәр” темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда катнашучылар үз уңышлары турында сөйләделәр, халык һөнәрләре, кул эшләре һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.