Район Советы утырышы чакырыла

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Киләсе чәршәмбедә, 16 августта, район Советының чираттагы утырышы була.

Депутатлар игътибарына түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә: алкоголь продукциясен җитештерү һәм аның әйләнешен көйләгән хокукый норматив актларга кертелгән үзгәрешләрнең законлы көченә керүе; 2017 елга һәм пландагы 2018 һәм 2019 елларга район бюджеты турында Совет карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; сайлау органнары әгъзаларына, җирле үзидарәнең урындагы кешеләренә, контроль-хисап палатасы рәисенә, муниципаль хезмәткәрләргә, предприятие һәм учреждение эшчеләре, бюджет тармагының ТР Бердәм тариф сеткасына туры килмәгән аерым оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү; бюджет белән тәэмин итүгә дотацияне 2018 һәм пландагы 2019 һәм 2020 еллар чорында физик затлар кеременә салымнан район бюджетына күчерелә торган акчаларның өстәмә нормативына алыштыру турында килешү һәм кайбер башка мәсьәләләр.

Утырыш район Мәдәният йортында була, башлана сәгать 9да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International