Болгарга сәяхәт
1832–34 елларда Казанда айга ике тапкыр “Заволжский муравей” дигән кызыклы гына исем белән әдәби-нәфис журнал чыга. Аның редакторы тарихчы, Казан университеты профессоры Михаил Самсонович Рыбушкин була. Ул Спас өязендә берничә тапкыр була, үзенең сәяхәте турындагы тәэсирләрен “Болгарга һәм Биләргә бару” дигән язмасында бөтен нечкәлекләре белән сүрәтли, бу язма 1833 елда журналның гыйнвар һәм февраль саннарында чыга. Рыбушкин 1792 елда Сембердә туа, Казан университетында укый, Казан губернасында училищелар директоры була, шигырьләр, фәнни мәкаләләр яза, университет типографиясенә җитәкчелек итә һәм хәтта бер газета да чыгара... Ә 1832 елның 13 июнендә борынгы урыннарны карап кайту өчен Идел буенча “вакытлар үтү белән җимерек таш өемнәре генә калган” Болгарга һәм Биләргә сәяхәткә чыга.