Тормыш дәвам итә

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә  Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл ветераны Надежда Васильевна Смольниковага 102 яшь тулды.

Аны район хакимияте, социаль яклау бүлеге, район ветераннар советы, авыл җирлеге вәкилләре җылы котлады. Надежда Васильевнага  район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткасын, азык-төлек тутырылган пакет, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Авылның иң хөрмәтле кешесенә сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International