Район механизаторлары аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып калырга тырышалар. Хәзерге вакытта терлек азыгы хәзерләү – иң мөһим бурычларның берсе.
Көн саен явып торган яңгырлар Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларындагы күпьеллык үләннәрне чабуда зур кыенлыклар тудырды. Эспарцет, люцерна һәм “костерка” биредә 200 гектар мәйданны биләп тора. Кырык гектар мәйданнан чабылган яшел массаның бер өлеше сенаж салуга китә, ә калганнарыннан печән хәзерлиләр.
Бүгенге көнгә печән өчен 50 гектар мәйданда яшел үлән чабылган, ә бер атнадан хуҗалык сенаж салуга керешәчәк.
– Үткән ел 28 июньгә сенаж салынган, печәнне дә пресслап бетергәннәр иде,–ди хуҗалык башлыгы.– Нәтиҗәдә без 600 тонна сенаж салдык һәм 350 тоннадан артык печән туплап, терлекләргә кышка җитәрлек азык әзерләдек. Ә быел күп эшләр соңга калды. Ләкин бу бездән тормый, табигать законнарына буйсынырга туры килә.
Кайбер елларда туфракта дым булмау игенчеләр эшенә нык аяк чалды, ә быел исә яңгырлар кирәгеннән артык яуды. Ләкин ничек кенә булмасын, терлек азыгын быел да шуның кадәр үк тупларга туры киләчәк.