Шушы көннәрдә Приволжск поселогында яшәүче Разыя Хәнәфи кызы Хәмәтшинага туксан яшь тулды.
Юбилярны район һәм авыл җитәкчелеге, район ветераннар оешмасыннан, социаль яклау бүлегеннән килгән вәкилләр җылы котлады. Туганнары, якыннары һәм таныш-белешләре дә килде. Разыя Хәнәфи кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннның, район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар, чәчәк бүләк иттеләр. Әлбәттә инде, юбилярга саулык, җан тынычлыгы теләделәр.