«Болгар-Туган тел»нең 1-нче сменасы катнашучыларыннан иҗади фикерләр

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Сәләтнең беренче төбәкара җәйге сменасы да ахырына якынлашты. 7 көн дәвамында бөтен Рәсәйдән җыелган фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары, яшьләр оешмалары активистлары һәм сәләтле татар яшьләре IV Төбәкара «Болгар-Туган тел» чатырлы аланында ял итте, белем туплады, татар мохитендә кайнады.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сәләт» Фонды оештырган әлеге смена катнашучыларына уку-укыту программасын тулы спектрда күрсәтә алды. Балалар курайда да уйнарга өйрәнделәр, төрле җепләр һәм кадаклардан үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясадылар, рәсем күргәзмәсе оештырдылар, бию сәнгате серләренә дә төшенделәр. Бер сүз белән әйткәндә, смена остаханәләргә бай булды.

«Мондый дәрәҗәдәге лагерь, һичшиксез, татар халкының йөрәгендә калачак. Әгәр милләт үз телен белмәсә – ул юкка чыга. Милләт, тел – бик зур байлык. Шуңа да, балалар, монда төрле төбәкләрдән, районардан килеп, үзара аңлашып, телне саклагыз, ныграк өйрәнегез. Уңышлар сезгә!» - дип җиткерде Спасс муниципаль район башлыгы Камил Нугаев.

Дәресләрдән тыш сәлкешләр танылган шәхесләр белән дә аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Композитор, пианист Эльмир Низамов музыкаль дәрес бирде. Аланның бар территориясе татар халык моңнарына күмелде. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән берлектә шигърият һәм проза дөньясына чума алдык. «Әлбәттә.ru» проекты җитәкчесе Илдар Әюпов исә дизайнерлык сәнгате хакында тәфсилләп сөйләде.

«Сезгә, беренче чиратта, татар телебезне өйрәткән өчен әти-әниегезгә олы рәхмәтне белдерәбез. Алга таба да зур унышлар, укуларыгызда гел алдынгы булуыгызны телибез!» - дип изге теләкләрен җиткерде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусина.

Мәдәни-күңел ачу программасы үзенең төрлелеге белән таң калдырды. «Аулак өй»дә җырлар җырладык, биюләр башкардык, КВН уйнадык, «Quiz Time»  биремнәрен чиштек, концерт та куйдык.

«Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, «Болгар-Туган тел»! Смена беренче көненнән үк бик шәп башланып китте. Күптәнге хыялымны чынга ашырдым: беренче тапкыр рәсми ачылыш тантанасында әләм күтәрдем. КВНда да катнаштым, «Quiz Time» уенында командабызның капитаны булдым, «Spell Batlle»да җиңдем. Икенче елга да киләм! Һәр смена күңелдә кабатланмас хис-кичерешләр калдыра», - дип уртаклашты Аксубай районыннан килгән Айназ Сөләйманова.

«Сменаның мохите бик ошады. Һава торышы салкын булуга кармастан, йөрәкләрдәге җылылык сүнмәде. Бер минут вакыт та бушка үтмәде. «Милли» студиясеннән флористика остаханәләре, журналистика, татар теле дәресләре  аеруча да файдалы, күңелле тоелды. Дәресләрдәге татар театры тарихы темасы күңелемдә зур тәэсир калдырды. Театрга йөрергә бик яраткангадыр, күрәсең. Икенче елга мине имтиханнар көтсә дә, сменага килергә тырышачакмын. Теләк булса барысын да башкарып була диләр бит!» - дип искәртте Арча кызы Зөлфия Хәсәнова.

«Смена шәп! Танылган шәхесләр белән очрашулар бер сулышта үтте. Йолдыз Миңнуллина белән очрашуда без исламдагы поэзия һәм проза хакында фикер алыштык. Ораторлык осталыгы буенча мастер-класста үзем өчен кирәкле мәгълүмат алдым. Икенче елга да килергә иде, тик миңа инде 18 тула һәм мин әйдаман яки волонтер сыйфатында да Болгарга кире кайта алам», - дип белдерде Әтнә районыннан Фирүзә Һадиева.

Сменада катнашып елмаюы, көләч йөзе белән күңелебезне күтәргән һәр кешегә рәхмәт! Бик тиздән «Болгар-Туган тел» яңа катнашучыларын каршы алачак. 18-24-нче июнь аралыгында Болгар музей-тыюлыгында «Болгар-Туган тел»нең 2-нче сменасы уза. Күрешкәнгә кадәр, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International