Беркем дә онытылмый...

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Болгарда Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучыларга берләштерелгән һәйкәл куелачак.

Әфган сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне яңартып төзү эшен сугышчан хәрәкәт ветераннарының җирле берләшмәсе алып бара.

 

Реконструкция эшләре Чечен сугышында катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү максатын күздә тотып башкарыла, шуның өчен кайбер архитектура үзгәрешләре һәм өстәмәләр кертергә кирәк. Яңартып төзелгән һәйкәл бердәм мемориаль комплекс рәвешендә булачак.

 

Сугышчан хәрәкәт ветераннары җәмгыяте Спас районы халкына мөрәҗәгать итеп, әлеге мәсьәләне хәл итүдә акчалата ярдәм күрсәтүне үтенә һәм проектны тормышка ашыруда катнашачак һәр кешегә алдан ук тирән рәхмәтен белдерә. Акчаны ПАО “АК БАРС” БАНК тагы махсус счетка күчерергә кирәк.

 

РЕКВИЗИТЛАР:

адрес: 422840, 16, Спас районы, Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 17;

ИНН КПП – 1653001805/165243001;

ОГРН – 1021600000124;

БИК – 049205805;

Кор. счет – 30101810000000000805.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International