Болгарда Төбәкара палаткалы «Болгар-Туган тел» лагеренең 1-нче сменасы башланып китте.

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

9-нче июнь көнне, Болгарда Төбәкара палаткалы «Болгар-Туган тел» лагеренең 1-нче сменасы башланып китте. Шуның белән Сәләтнең җәйге кампаниясе ачык дип белдерелә!

«Болгар-Туган тел» сменасында 500 кеше катнашачак. Бирегә Татарстан, Төмән, Свердловск, Киров, Самара, Курган өлкәләре, Башкортостан, Марий Эл Республикаларыннан яшьләр килгән. Балаларны 3 зур аланга бүлгәннәр, һәркайсында әйдаманнар Сәләт мохитен тарата.

Форумның программасы татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү юнәлдерелгән. Бу һәр планлаштырылган чарада да күренә. Сменаның башында һәр катнашучы татар теленнән махсус тест узачак. Аның нигезендә балалар төрле категорияләргә бүленеп төркемнәргә таратыла, дәресләргә йөри. Сменаның ахырында исә аларның нәтиҗәлелеге күренәчәк. Күңелсез дәресләр булмаячак: республикабызның танылган шәхесләреннән остаханәләр, очрашулар көтелә. Мисалга, «Болгар белән танышу» иҗади квесты, «Эшләпә», «Spell battle», «Ябалак», «Татарча мафия», «Smart tatar», «Аулак өй» интеллектуаль уеннары. Фотосәнгать белән шөгыльләнергә, КВН уйнарга, сәхнә осталыгын арттырырга да мөмкинлекләр булачак. Аерым төзелгән спорт программасы да бар. Ә иң истә калганы «Сабантуй» милли бәйрәме булыр, мөгаен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International