Болгар цивилизация музеенда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күргәзмә оештырылды.
Ул үткән гасырның җитмешенче һәм туксанынчы елларын үз эченә ала. Биредә совет чоры балаларына кагылышлы китаплар, открыткалар бар, шул чорның мәктәп формасы, пионер галстугы, иске йомшак уенчыклар белән танышырга мөмкин.
Фоторәсемнәр һәм көнкүреш әйберләре һәр кешедә кызыксыну уятыр дип ышанырга була.