Икенче урынны алды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Тармак технологияләре техникумы вәкилләре “Һөнәри белем бирү системасында фәнни казанышлар һәм ачышлар: методик һәм оештыру аспектлары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Анастасия Федонина “Һөнәри эшчәнлекне ачуда авторның өлеше” номинациясендә иң яхшысы дип табылды, ә Ольга Филиппова студентларның тикшерү эшләре арасында “Һөнәри уңыш формуласы” конкурсында икенче булды.

Студентларны бәйгегә әзерләгән укытучы Валентина Захаровага Рәхмәт хаты һәм ”Яңа белем бирү технологияләрен үзләштерүдә инновация эшчәнлеге”  секциясендә икенче урын өчен диплом тапшырылды.

 

Конференция Чистай шәһәрендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International