Ут барысын да юк итә

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Үткән атнада районда берничә янгын очрагы теркәлде.

Бугровка авылы эшмәкәренең унике метрлы тимер вагоны бөтенләй янып бетә. Янгын сүндерүчеләр сүзенә караганда, ут төтен чыга торган торбаның төзек булмавы аркасында килеп чыга.  Торбадан очкыннар шундагы әйберләргә төшә һәм яна башлый. Янгын сүндерүчеләр шул тирәдәге йортны саклап калалар. Ут  йөз меңлек зыян китерә.

 

Базар мәйданында  балаларның ут белән шаяруы да аздан гына янгын чыгуга сәбәп булмый кала. Балалар шунда бер почмакка өелгән агач яшекләргә ут төртәләр. Ярый әле янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитә.

 

Әҗмәр, Өчкүл, Танкеевка, Куралово, Отрада, Ширбәт авыллары янында  коры үләнгә ут төртәләр. Әлегә гаеплеләрне тапмаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International