Шәһәрдә “Колосок” балалар бакчасы 1976 елның декабрь башларында ачылды. Моны үзенә күрә бер зур вакыйга дип тә атарга мөмкин. Бакча ачылу аеруча сабыйларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртә алмаган ата–аналарны барыннан да күбрәк сөендерде. Балалар бакчасы нидән башланган, бүген биредә нинди тормыш белән яшиләр?
Наталья МАЛИКОВА,
“Колосок” балалар бакчасы мөдире.
Моннан кырык ел элек шәһәребездә ведомствога караган балалар бакчасы төзелүдә ашлык кабул итү предприятиесенең ул чактагы директоры Геннадий Фадеевич Бариновның тырышлыгы зур булды. Әле дә булса бакча хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, балаларның ата-аналары аны рәхмәт хисләре белән генә искә алалар. Үзеннән соң әнә шундый истәлек калдырды бу кеше...
Биредә үзем дә күптән түгел генә эшли башладым кебек: балалар бакчасының ул чакта әле ишекләре, тәрәзәләре дә юк иде. Мине елмаеп мөдир Роза Константиновна Спирина каршылады. Хезмәткәрләр штатының да яңа төзелеп килгән чагы. Баштарак барыбызга да җиң сызганып төзелештә эшләргә туры килде. Берәүнең дә карышып торуын хәтерләмим.
Ун ел буе тәрбияче булып эшләдем, Роза Константиновна мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Шуннан соң үземне бакча мөдире итеп билгеләделәр. Форсаттан файдаланып, күп еллар дәвамында биредә армый-талмый хезмәт куйган, балаларны яраткан һәм кыенлыклардан беркайчан курыкмый торган олы җанлы кешеләр турында сөйлисе килә. Бакчадагы балалар санының тиешле нормадан артып китүен дә әнә шуның белән бәйләп аңлатырга мөмкин. Биредә сабыйлар өчен бик әйбәт шартлар тудырылды, коллектив һәрвакыт иҗади рухта эшләде. Әйе, ул шулай булырга да тиеш.
Безнең педагогларның эш стажы зур, күпчелеге югары белемгә, югары һәм беренче квалификация категориясенә ия. Педагогларның байтагы авторлык программалары эшләп, аларны Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтында уңышлы сынадылар. Әлбәттә инде, балалар тәрбияләгәндә һәм аларга белем биргәндә бу программаларны куллану хокукы биргән лицензия дә алдылар. Мәсәлән, Наталья Александровна Терпигорева – “Яшь патриот”, Светлана Владимировна Фәсхетдинова – “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлак һәм патриотизм хисе тәрбияләүдә театрның роле”, Вера Николаевна Осинцева – “Яшь экологлар”, Ольга Александровна Саитова – “Мәктәпкә керергә әзерләнүче балаларның иҗат мөмкинлекләрен үстерү”, Татьяна Михайловна Аристова – “Балаларга музыкаль эстетик тәрбия бирү” программаларының авторлары.
Балалар бакчада ел әйләнәсендә мавыктыргыч тормыш белән яшиләр. Кышкы каникулларда, мәсәлән, балалар педагоглар белән бергә картлар һәм инвалидлар йортына, мәгариф бүлегенә, ашлык кабул итү предприятиесенә һәм башка оешмаларга кунакка барып, борынгыдан килүче күңелле бәйрәмнәр оештыралар. Барыбыз бергә җыелышып бакча участогында сабантуй үткәрәбез. Бу күңелле бәйрәмнән берәү дә читтә калмый.
Безнең педагоглар “Ел тәрбиячесе” район һөнәри осталык конкурсларында катнашып җиңүче һәм призерлар булдылар. Әйтик, рус телле педагогларның “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” конкурсында Любовь Павловна Битунова җиңде, хәтта республика күләмендәге конкурста да үз осталыгын күрсәтте. Быел исә Елена Владимировна Емельянова призлы урынны алды. Монда инде, әлбәттә, балаларга татар теленнән белем бирүче тәрбияче Гөлсирин Барый кызы Хәйдарованың тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Шунысы куанычлы, бездә тәрбияләнгән балалар мәктәптә дә тырышып укыйлар.
Безнең балалар бакчасы базасында бик еш кына семинарлар уздырыла. Семинарларны әзерләүдә 35 ел педагогик хемәт стажы булган тәрбияче Людмила Алексеевна Гагунинаның өлеше әйтеп бетергесез зур. Наталья Евгеньевна Осипова үзенең дәресләрендә федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып бик күп яңа технологияләр куллана. Яшь педагоглар Юлия Ринат кызы Яхина, Екатерина Александровна Беспалова да зур иҗади потенциалга ия. Аларның дәресләрен балалар һәрчак көтеп алалар.
Гомуми процесста кече тәрбиячеләрнең дә роле әйтеп бетергесез зур. Алар педагогларга дәресләрне әзерләүдә, утренниклар үткәрүдә булышалар, өстәлгә балалар ризыкларын дөрес итеп куярга өйрәтәләр, балаларны йоклатканда да гел янәшәдә булалар. Төркемнәрдәге чисталык өчен дә кече тәрбиячеләр җаваплы. Барлык кече тәрбиячеләр дә урта һөнәри белемле, квалификацияне күтәрү курсларында булып кайттылар. Нурия Харис кызы Гыйльметдинова, Наталья Юрьевна Кузнецова, Анна Алексеевна Горшунова, Елизавета Геннадьевна Фарисеева, Светлана Федоровна Кагилева, Нина Анатольевна Швецова һәм Надежда Анатольевна Каргинаның хезмәт стажы бик зур.
Шәфкать туташы Светлана Александровна Тюнева балаларның сәламәтлеген һәм физик үсешен даими контрольдә тота, бу максатны күздә тотып махсус программа да эшләде. Хуҗалык эшләре мөдире Людмила Викторовна Горшуновага да зур җаваплылык йөкләнгән. Ул, мәсәлән, бакчага китерелә торган азык-төлек продуктларының сыйфатын даими контрольдә тота, балалар өстәлендәге ризыкның төрлелеге, урын-җир әйберләре, сөлге һәм халатларның чисталыгы – боларның барысы өчен ул җавап бирә. Бакчаның материаль-техник базасын ныгыту турында да кайгырта. Кладовщица Елена Габидулловна Никиташина, оператор Любовь Анатольевна Корнеева, аш-су әзерләү осталары Ирина Николаевна Черникова, Елена Геннадьевна Николаева, Светлана Сергеевна Калашнова да уртак эшкә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бинага хезмәт күрсәтүче Сергей Васильевич Фарисеев, каравылчылар Сергей Иванович Борисов, Валерий Анатольевич Осинцев, Радик Викторович Тегулев, Алексей Петрович Горшуновка шактый эшләр башкарырга туры килә.
Быел “Колосок”ның Татарстандагы иң яхшы ун балалар бакчасы арасына керүе турында да горурланып әйтергә була. Россиядәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында да безнең бакчаның абруе зур – беренче йөзлеккә керә. Кырык ел эчендә без 2110 баланы тәрбияләп мәктәпкә озаттык. Аларның язмышы белән әле дә кызыксынып торабыз. Бездә тәрбияләнгән балаларның туган шәһәребездә эшләп зур нәтиҗәләргә ирешүенә нык сөенәбез. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның күбесе, мәсәлән, Алевтина Костина, Андрей Ефимов, Евгений Демьянов, Юлия Абрамова, Людмила Маслова һәм башкалар безнең бакчага үзләренең балаларын теләп йөртәләр.
Юбилей көннәрендә кадерле ветераннарыбыз – Валентина Михайловна Власова, Нина Егоровна Главнова, Антонина Ивановна Радченко, Галина Васильевна Маслова, Валентина Владимировна Карпушина, Галина Николаевна Кирюшина, Людмила Ефремовна Шамаева, Надежда Анатольевна Барыгина, Александр Владимирович Лавров һәм Ирина Геннадьевна Исаеваны да рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Бу юбилей – аларның да бәйрәме, чөнки әлеге ветераннар үсеп килүче яшь буынга тәрбия бирүгә үзләреннән күп көч куйдылар. Безгә даими рәвештә ярдәм итеп торучыларга, үтенеч–гозеребезне кире какмаучыларга да рәхмәт әйтәсе килә. Һәрбарчасына иминлек һәм бәхет телим, балалар бакчасы коллективы киләчәктә дә үссен, чәчәк атсын иде!