Александр Родионов “Чистай электр челтәрләре” җәмгыяте челтәр кампаниясенең Спас участогында ун елдан артык эшли. Бүлгеч челтәрләрдән файдалану буенча электр монтеры буларак, ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Эшенә җаваплы караучы бу белгеч, хезмәттәшләре белән үзенең бай тәҗрибәсен теләп уртаклаша. Ә счетчикларга хезмәт күрсәтүче электр монтеры Павел Башкировның бу оешмадагы хезмәт стажы иптәшеннән азрак булса да, бервакытта да сынатканы юк.
Электр монтерлары счетчикларның төзеклеген, электр энергиясенннән файдалануны тикшерәләр, трансформатор станцияләрен контрольдә тоталар. Алар да үз эшләрендә заманча технологияләрдән файдаланырга тырышалар. Мәсәлән, электр энергиясеннән файдлалануга анализ ясау өчен хәзер ноутбук аша трансформатор станцияләренең учет приборларына керергә һәм тиешле мәгълүматларны алырга була. Моның өчен күрсәткечләрне ерактан алырга мөмкинлек биргән махсус җайланмалар куелган.
Киләсе елга мондый яңалыклар районның барлык трансформатор станцияләренә кертеләчәк.
Бу хәзерге вакытта энергетика тармагының ничек үсүен күрсәтүче бер генә мисал. Энергетиклар хезмәте тормышыбызның иң кирәкле тармагы, чөнки алар безгә ут һәм өйләргә җылылык бирүчеләр.