Безнең кызлар сынатмады

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Безнең  район делегациясе республика доброволецлары остаханәсендә катнаштылар.

Бу форум эшендә  Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова җитәкчелегендә волонтерлар Анна Фролова һәм Ульяна Сәетовалар катнашты.

Кызлар Казан паркларына багышланган “яшел патруль” уенында катнаштылар. Ә Зөлфия Климовна  “яшел ГТО”  нормасын уңышлы тапшырды һәм социаль эшмәкәрлек буенча мастер-класс үтте, аны КФУның инновацион үсеш идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Фестиваль ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International