Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Безнең балны яраталар
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
“Регина” кунакханә комплексында үткән республика умартачылары форумында байтак районнардан, шул исәптән Башкортостаннан һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән вәкилләр катнашты.
Башкарылган эшләргә йомгак ясау, киләчәккә яңа бурычлар билгеләүне күздә тоткан мондый очрашуларда, гадәттә умартачылыкка гади шөгыль буларак караучылар түгел, ә бу эштән ямь табучылар катнаша. Узган ел әлеге һөнәр ияләре Кама Тамагы районында җыелган булса, быел исә районда умартачылык белән берничә ел шөгыльләнүче Денис Филистович инициативасы буенча бездә очрашырга сүз куешканнар.
Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр әлеге тармактагы хәлләрнең торышында да чагылыш таба. Моңарчы республикага Кытай балы бөтенләй дә кертелмәгән булса, хәзер барлык эре базарларда да әлеге продукт тулып ята, дияргә мөмкин. Кытайлылар барысын да булдыралар, хәлләреннән килә икән, безнең кулланучыларны да әлеге татлы продукт белән тәэмин итсеннәр, дип әйтүчеләр табылыр. Әмма сыйфат турында да онытырга ярамый.
Кытайда гына түгел, үз илебездә җитештерелгән балның да байтак проценты төрле катнашмалардан тора.
Семинарда чыгыш ясаган Радик Маликов (Лаеш), Әнфис Камышев (Башкортостан), Илнур Мөхәммәтҗанов (Байлар Сабасы), Сәет Мөхәммәдуллин (Кама Тамагы), Хәниф Яруллин (Мамадыш), Рафаэль Әдһәмов (Нурлат), Илдар Шәрәфетдинов (Чүпрәле), Мансур Фәйзуллин (Питрәч) һәм башкалар борчыган проблемаларны кат–кат телгә алдылар. Республикадагы күпчелек умартачылык хуҗалыкларының язмышы әнә шул проблемаларның ничек хәл ителүенә дә бәйле булачак.
Шуларның берсе – соңгы елларда бал бәяләренең кискен кимүе. Ә менә кортларны асрау өчен чыгымнар һаман саен арта бара. Мондый шартларда берләшү һәм республика умартачыларын үз канаты астына алырлык җәмгыять төзү файдалырак булмасмы икән? Лаборатория булдыру кирәклеге турында да байтак фикерләр яңгырады. Лаборатория республика умартачыларына бүген сулый торган һава кебек үк кирәк. Әйтик, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, башка учреждениеләрне бал белән тәэмин итү өчен әүвәл продукциянең тиешле стандарт таләпләренә җавап бирүен ачыклау зарур. Моны бары тик махсус лабораториядә генә билгеләргә мөмкин. Әгәр республикада шундый лаборатория булдырылса, Татарстан балын чил илләргә чыгарып сату өчен дә мөмкинлекләр туарга мөмкин. Тик бу әлегә хыял гына, аны чынга ашыру өчен республика җитәкчелегенең ярдәме кирәк.
Ә безнең бал, чыннан да, тәмле икән. Илдар Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, Чүпрәле районына һәр җәйдә Казанда белем алучы Кытай студентлары килә һәм үз илләренә күчтәнәч итеп алып кайту өчен бал сатып алалар икән. Кытай балы, кем әйтмешли, ул кадәр үк баллы түгел, дип тә сөйләгәннәр.
Семинарда катнашучылар байтак кызыклы фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Хәзерге шартларда продукцияне сатуның үз юлларын табу аеруча мөһим. Моның өчен товар билгесе, сыйфат сертификаты таләп ителә. Бары тик шул очракта гына билгеле бер уңышка йөз тотарга, башкалар, шул исәптән чит ил җитештерүчеләре белән көндәшлек итәргә мөмкин.
Күптәнге гадәт буенча семинарда иң яхшы һәм тәмле балны ачыклау буенча үзенчәлекле конкурс та үткәрелде. Конкурста сигез умартачы катнашты. Барысы да үз продукцияләренең үрнәкләрен алып килгәннәр. Тәҗрибәле умартачылардан торган махсус жюри Денис Филистовичның “Островной” исемле балына беренче урынны бирде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
20 майдан соң 3-НДФЛ вакытында тапшырмаган декларацияне вакытында тапшырмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат
20 майдан соң 3-НДФЛ вакытында тапшырмаган декларацияне вакытында тапшырмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат
Безнең спортчылар-билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге призерлары!
Безнең спортчылар-билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге призерлары!
Район мәктәпләре укучылары «Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының төбәк этабы финалында катнаштылар
Район мәктәпләре укучылары «Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының төбәк этабы финалында катнаштылар
Спас районы методисты Казандагы форумда «Мактаулы остаз» исемен алды.
Спас районы методисты Казандагы форумда «Мактаулы остаз» исемен алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз