Яхшы нәтиҗә күрсәтттеләр

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
әламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында икенче республика спартакиадасында безнең район вәкилләре ике – беренче һәм бер икенче урын алдылар.

Йөзү һәм җиңел атлетика (йөгерү) буенча беренче урыннарны Рәшит Зыятдинов белән Арина Карпушина алды. Бочча (төгәллек буенча ярыш) уенында Алина Пронягина икенче булды. Эдуард Хәмидуллин исә теннис ярышында яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Республика инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте оештырган ярышлар “КАИ-Олимп” мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтте. Казанга сәяхәтне яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International