2023 елның 25 маенда "Балалар иҗаты йорты" МБУ базасында балаларның һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең "Беренчеләр хәрәкәте" бүлеге, өстәмә белем бирү оешмалары, яшьләр сәясәте һәм спорт учреждениеләре остазлары белән очрашу булды. Очрашу барышында будьввдвижение.РФ сайтында беренчел бүлекчәләрне теркәү буенча консультация үткәрделәр, беренчел оешмаларның җәйге чорга эш планнары турында фикер алыштылар.
Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе А.Н. Вәлиәхмәтов, Спас муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Е.В.Солодянкина алдагы уңышлы эшкә хәер-фатихасы белән чыгыш ясады.