2023 елның 28 апрелендә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында йөзү буенча Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстан Республикасында спорт йөзүенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ачык турнир узды. Ярышларда республиканың 7 районы, 350 гә якын кеше катнашты, шул исәптән “Олимп” спорт мәктәбе йөзүчеләре дә.
Авдотина Арина 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә 2 урынны ала, Гриненко Егор шул ук яшь категориясендә 50 метр дистанциядә аркада 3 урынны ала. Безнең башка егетләр hәм кызлар, йөздән бер өлеш секундка артта калып, лаеклы чыгыш ясадылар.
Йөзүчеләрне котлыйбыз һәм җиңүгә бетмәс-төкәнмәс ихтыяр телибез!