Спас районы муниципаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Спас районы муниципаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Бүләкләү Спас районы администрациясендә атналык планеркада узды.

Бүген эшлекле дүшәмбе күңелле чарадан башланды. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов районның иң яхшы муниципаль хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, истәлекле медальләр һәм грамоталар тапшырды.

Район башлыгының беренче урынбасары Сергей Тюнев Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтовка агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТР Спас районында җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын Ямбакты авыл башлыгы Илшат Галәветдиновка, Приволжский авыл башлыгы Сергей Спиринга һәм район башкарма комитетының юридик секторы мөдире Юлия Пугачевага тапшырдылар.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән Спас МР Советының оештыру бүлеге баш белгече Венера Вәлиеваны, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Ольга Камаеваны һәм Башкарма комитетның баш архитекторы секторы мөдире Гөлнара Ермилинаны бүләкләделәр.

Татарстан Республикасында дәүләт программаларын тормышка ашыруга керткән шәхси өлеше өчен Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамотасын Башкарма комитетның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең баш белгече Галина Маничевага тапшырдылар.

«Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» V Республика туган якны өйрәнү форумын әзерләгәне һәм үткәргәне өчен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савиновны Татарстан Республикасы үсеш институтының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Югары һөнәри осталыгы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Спас районы башлыгының Мактау грамотасы белән икътисад бүлегенең баш белгече Ольга Земскованы бүләкләделәр.

Нәтиҗәле намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары системасында югары профессионализмы өчен Спас муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын Болгар шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костинага тапшырдылар.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Спас районы сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Спас районы башлыгының Мактау грамотасы белән Азат Гайнеләхмәт улы Хаҗиевны бүләкләделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International