Спас муниципаль районының мәгариф учреждениеләренең иң яхшы укучылары билгеләнде

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

2023 елның 24 апрелендә Болгарның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укучысы – 2023» муниципаль конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты-сәләтле, иҗади, талантлы, инициативалы укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче, читтән торып уку этабында конкурска килгән укучыларның портфолиосы бәяләнә. Читтән торып уку туры нәтиҗәләре буенча 13 финалист билгеләнде.

Конкурсның икенче этабында һәр финалист үзенең визит карточкасын үз – үзен тәкъдим итә, интеллектуаль уен сорауларына индивидуаль җавап бирә һәм иҗади эшен яклый.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, 2023 елның укучылары:

-4-5 класслар арасында Нугаев Нияз, “Иске Рязяп урта мәктәбе”нең 5 сыйныф укучысы.

- 6-9 сыйныфлар арасында - Севастьянов Степан, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы,

- 10-11 сыйныфлар арасында - Коптелов Александр, “Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты”ның 10 сыйныф укучысы.

Башка дәгъвачылар арасыннан шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:

  • «Казаныш» - Полянск урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Конантьева Александра.
  • “Активлык” - Планина Милана, Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы,
  • "Талант” - Алексеева Ульяна, Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  4 нче сыйныф укучысы,
  • «Белемгә омтылыш өчен» - Гришин Арсений, «Өч күль урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы,
  • "Эрудит" Бельбасова Софья, Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы,
  • "Талантлылык" Дмитриева Елена, Ким урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы,
  • "Сүз остасы" Федорова Валерия,  Никольская урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы,
  • "Интеллект" Березкина Софья, Иж-Борискино авылындагы Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалының 9 сыйныф укучысы,
  • "Илһам" Панфилов Андрей, Карпов Павел Алексей улы исемендәге Болгар кадет-интернат мәктәбе 10 сыйныф укучысы,
  •  "Иҗат" - Вафина Камила, Болгар шәһәренең 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мәгариф бүлеге грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International