«Йолдызчык - 2023» балалар иҗаты конкурсы - сайлап алу туры.
«Йолдызчык - 2023» район балалар иҗат конкурсының сайлап алу туры шәһәр балалар бакчаларында дәвам итә. 20 апрель көнне конкурс жюрие “Колосок” һәм “Чишмәкәй” балалар чыгышларын карады һәм “Йолдызчык - 2023” конкурсының финалына чакырылган яшь талантларны ачыклады:
«Вокал» номинациясендә:
Макарова Дарина, Кузнецова Вероника һәм балалар ансамбле - «Колосок» балалар бакчасы» тәрбияләнүчеләре; Савинова Варвара, Кафаров Илья һәм балалар триосы - "Чишмәкәй" катнаш төрдәге балалар бакчасы" тәрбияләнүчеләре.
"Сәнгатьле сүз" номинациясендә:
Осипов Елисей, Зиганшина Лиана, Серягина Дарья "Колосок" Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, Гатауллина Лия, Парунзина Алисия "Чишмәкәй" катнаш төрдәге балалар бакчасы" тәрбияләнүчеләре.
«Хореография» номинациясендә: «Колосок» һәм «Чишмәкәй» балалар бакчасы бию коллективлары.