«Хәтер бакчасы» бөтенроссия акциясе

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

2023елның 20 апрелендә Болгар шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә Болгар урманчылыгында “Хәтер бакчасы” бөтенроссия акциясе узды. Акциядә “Болгар урта мәктәбе” 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Агачлар һәрвакытта да Җирдәге тормышны дәвам иттерү символы булып саналдылар. "Хәтер бакчасы" - акция генә түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калырга тиешле яңа традициянең башы. Акциянең координаторы булып Спас муниципаль районының “Балалар иҗат йорты” балаларга өстәмә белем бирү һәм Болгар урманчылыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International