Лайм авыруы (талпан боррелиозы) – талпан тешләве аша йога торган табигый-учак авыруы. Тирегә, буыннарга, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зарар китерә һәм хроник формага күчә ала.
Талпан тешләгәннән соң боррелиоз белән авыру куркынычы энцефалитка караганда югарырак!
Йогышлану ничек бара?
Талпан тешләү аша (төп юл),
Талпан изелгәндә һәм аның төкереге/фекалиясе ярага эләккәндә,
Сирәк очракта - чи сөт аша.
Симптомнар :
2-30 көннән (уртача – 14) барлыкка килә:
Югары температура, хәлсезлек, тәндә авырту (грипп вакытындагы кебек), яктылыктан курку, күңел болгану, йөткерү
Күчеп йөрүче эритема-тешләгән урында вакыт үтү белән киңәя торган кызыл боҗра –
Әгәр дә дәваламасаң, инфекция зарарлый:
Нерв системасы (менингит, паралич),
Йөрәк (аритмия, миокардит),
Буыннар (хроник артрит).
Иртә терапия → 3-30 көндә тулысынча савыгу.
Соң диагностика → кире кайтарылмас нәтиҗәләр белән хроник форма.
Профилактика:
Боррелиозга каршы вакцина юк, шуңа күрә талпан тешләүне булдырмау мөһим:
Кием-аксыл, тыгыз, озын җиңле һәм оекбашка тутырылган ыштанлы.
Репеллентлар-тире һәм кием эшкәртегез.
Карау-йөргән вакытта һәм йөргәннән соң тәнне, кием-салымны һәм хайваннарны тикшерегез.
Талпанны дөрес алу – борыгыз, басмагыз! Яраны эшкәртегез һәм талпаннарны тикшерүгә тапшырыгыз.
Сак булыгыз һәм үзегезне саклагыз!