ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 19 нчы мартында Болгар шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбендә Г.Тукай исемендәге VIII Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә Спас районының барлык гомуми белем бирү оешмалары катнашты.

Сайлау бүлекчәләре 8дә ачылды, 20 сәгатькә кадәр эшли. "Татар-информ" сайлау барышы белән таныштыра.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Бүген, 18 март, Россия  Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды.

 
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде.

“Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсында изге Феодор Болгарский фонды рәисе Владимир Ганичев җиңүче дип табылды.

Якшәмбе көнне, 18 мартта, Россия Федерацисе Президентына сайлаулар булачак.
Бу илебез язмышы өчен дә, аерым алган һәр кеше өчен дә бик мөһим бер вакыйга. Чөнки безнең киләчәк тормышыбыз, иминлегебез бары тик безнең кемне сайлавыбыз белән бәйле. Ә тормышта һәр кеше киләчәккә ышаныч, өмет белән яшәргә тели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International