Иң яхшы хәйрияче

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

“Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсында изге Феодор Болгарский фонды рәисе Владимир Ганичев җиңүче дип табылды.
Казан  шәһәренең Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында үткән йомгак ясау тантанасында аңа “Хәйрия фондлары” номинациясендә җиңүче дипломын тапшырдылар.
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйриячеләр ярдәменең шактый социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
 
Әлбәттә, безнең фондның чираттагы тапкыр шундый югары бәя алуы шатландыра. Бүләкләү тантанасына безнең районнан алты бала тәрбияләүче Столяровлар гаиләсен дә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International