Спас муниципаль район җитәкчесе

Спас муниципаль район җитәкчесе


НУГАЕВ КАМИЛ ӘСГӘТ УЛЫ

НУГАЕВ КАМИЛ ӘСГӘТ УЛЫ

Элемтә өчен мәгълүмат

Адрес:
422840, Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19, 14 нче каб.
Телефон:
(84347) 3-03-92,3-00-80
E-Mail:
bulgar.sovet@tatar.ru

Тәрҗемәи хәле

1956 елның 2 декабрендә ТАССР Куйбышев райоының Иске Рәҗәп авылында туган.

1978 елда – Казан авыл хуҗалыгы институтын “агрономия” белгечлеге, 1999 елда – Идел буе дәүләт хезмәте академиясен “дәүләт һәм муниципаль идәрәсе” белгечлеге буенча тәмамлаган.

1973 - 1978 еллар – Казан авыл хужалыгы институты студенты.
1978 - 1979 еллар – ТАССР Балык Бистәсе районының “Ленинская искра” совхозы баш агрономы.
1979 - 1980 еллар – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1980 - 1982 еллар – ТАССРның Куйбышев районы Чапаев исемендәге колхозында баш агроном.
1982 - 1985 еллар – КПССның Куйбышев райкомы авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.
1985 - 1988 еллар – ТАССРның Куйбышев районы “Ким” нәсел заводы директоры.
1988 - 1995 еллар – ТРның Куйбышев (Спас) районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.
1995 – 2005 еллар – Татарстан Республикасы халык депутатларының Спас район Советы рәисе - район администрациясе башлыгы.
2006 елның 1 гыйнварыннан – Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы.

Район Советы депутаты. Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчесе.

Дәүләт бүләкләре:
2002 ел – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчесе
2003 ел – “Бөтенроссия халык санын алуны үткәргәнгә уңышлары өчен” медале
2004 ел – “Хезмәт ветераны” медале 2005 ел - "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале
2006 ел - "Фидакарь хезмәт өчен" медале
"2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуны үткәргәндәге уңышлары өчен, медале

Гаилә хәле – өйләнгән.
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования