Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре турындагы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булачак

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Гражданнарның конституциячел хокукларын яклау эшен активлаштыру максатларында 16.10.2020 елның 9:00-13:00 сәгатьләрдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында: Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 87 нче йорт гражданнарны кабул итүне Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Николаевич Карасев хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре турындагы мәсьәләләр буенча, шулай ук Россия Тикшерү комитеты органнары компетенциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен тел.: 8.84342-5-56-43, кәрәзле телефон 8-929-725-55-08.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International