Конкурсның сайлап алу турының беренче этабы 2020 елның 15 октябрендә тәмамланачак.
Гаризаны онлайн бирергә
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея»конкурсына гаризалар онлайн кабул итүне дәвам итә. 2020 елдан башлап бәйге гаризалар кабул итү һәм эшкәртүнең электрон форматына күчә.
Конкурс сайлап алуларында катнашуга Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеше проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. 2020 елда конкурс 9 номинациядә узачак: "Перспектива", "Мәгарифтә инновацияләр", "Инновацияләр старты","Наноимпульс", "Цифрлы икътисад", "Ел патенты", "Социаль әһәмиятле инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты","Милли-технологик инициатива проекты". Конкурс кысаларында шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ, «Ак Барс» Банк» ААҖ, «Химград» ААҖ һәм «Татнефть»ГАҖ Хәйрия фонды партнерларыннан премияләр һәм стипендияләр алу өчен проектлар сайлап алу үткәрелә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә, номинациягә карап, конкурс партнерларыннан 30 000 сумга кадәр исемле премияләр һәм стипендияләр, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан 25 000 сумнан 220 000 сумга кадәр максатчан финанслау һәм премияләр бирелә. Гаризалар 2020 елның 15 октябрендә 20:00 кадәр Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды сайтында электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: https://apply.ivfrt.ru/send-50
Онлайн гариза бирергә
КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ВАКЫТЫ ҺӘМ ЭТАПЛАРЫ
Агымдагы елда, узган елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эшләнмәләрне кертү турында ниятне раслаучы документлар белән проектлар гына кабул ителә, «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Россия Инновацион регионнары ассоциациясе проектлары» һәм «Яшьләр инновацион проекты» номинацияләреннән тыш. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының конкурс программаларында катнашу өчен Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе регионнарыннан 11 яшьтән дә яшь булмаган физик затлар һәм чит ил гражданнары чакырыла.
Конкурсны үткәрү тәҗрибәсе проектларның гамәли өлеше дәрәҗәсен динамик рәвештә күтәрүне, һәм, нәтиҗә буларак, аларны коммерцияләштерү мөмкинлекләрен күрсәтә.
Конкурс белән бер үк вакытта «Идея-1000» инновацион проектлары программасы буенча Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан Старт-1 гаризалар кабул ителә. Иң яхшы 10 проект прототипны эшләү өчен 2000 000 сумга кадәр акча алачак.
Программада катнашу шартлары һәм тәртибе конкурс программалары турында нигезләмәдә түбәндәге адрес буенча урнашкан: https://www.ivfrt.ru/programms/
Элемтә өчен телефоннар: (843) 292-70-91, 570-39-27, 294-95-74.
Консультацион ярдәм сорап, шулай ук, Татарстан буенча конкурсның 19 вәкиллегенең берсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар арасында төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары да бар: https://www.ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/