8 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында мәктәп укучылары һәм өлкән буын кешеләре өчен "Бөек Ватан сугышының яшь геройлары" җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды.
Җиңүнең 75 еллыгы елында ТР ветераннар советы Россия Федерациясе Президенты грантына конкурста җиңүче булды. Грант акчаларына тылда хезмәт итеп Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән яшь геройлар истәлекләре белән "Бөек Ватан сугышы яшь геройлары" дигән 4 китап басылып чыкты. Җыентык ветераннарның үзләрен дә, туганнар һәм танышлары сүзләреннән язып алынган истәлекләрне дә үз эченә ала. Өченче китапта Спас районы ветераннары турында материаллар басылып чыкты. Биредә мәгариф оешмалары укучыларының эшләре, аларның рәсемнәре, хикәяләре тәкъдим ителгән.
Җыенучылар китапханәгә бүләк итеп тапшырылды.