Чемпионат Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVII авыл Спартакиадасы кысаларында узды.
Ярышларда авыл районнарыннан 12 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Спас муниципаль районы командасы 6 нчы гомумкоманда урынынын яулады. Шәхси зачетта Җәлилова Мадехия Мәҗит кызы район җыелма командасы 3 нче урынны яулады. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медаль һәм тиешле дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.