2020 елның 1 нче октябрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Спас интернат-йорты директоры Михаил Владимирович Шеронович өлкәннәр алдында котлау сүзе белән чыгыш ясады, шулай ук “Алексеевскдорстрой” ААҖның Спас бүлеге җитәкчесе Александр Николаевич Земсков, өлкәннәрне тәбрикләп, интернатта яшәүчеләрнең һәрберсенә татлы күчтәнәчләр өләште. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Валеев Ф.В.га өлкәннәрне бүләкләр белән куандырганы өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
.jpg)
Соңыннан кояшлы бәйрәм көнен дәвам итеп, “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде, ул “Яшәр өчен картлык комачауламый” дигән девиз астында узды, анда өлкәннәр һәм барлык инвалидлар катнашты.
Социаль хезмәт алучылар бик теләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләрнең дәвамын белделәр. Берәү дә үзен ялгыз һәм артык итеп сизмәде, һәммәсе дә үзләренә булган игътибар һәм назны тойдылар, бу бигрәк тә татлы күчтәнәчләр өләшкәндә сизелде.
.jpg)