Бүген Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.
Район мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан өлкәннәр өчен бәйрәм концерты булды. Бәйрәм концерты башланыр алдыннан министр һәм район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов мәдәният йорты фойесында район ветераннарының кул эшләре күргәзмәсендә булдылар.
Котлау чыгышында Фәнил Әһлиуллин өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәтләре, яшь буынга лаеклы үрнәк күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең туплаган белемнәрегез, тәҗрибәгез һәм рухи багажыгыз бүген аеруча кирәк”, - дип билгеләп үтте министр. Соңыннан ул ветераннарга ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм туган районы һәм Татарстан Республикасы тормышында актив катнашуларын теләде.
Чыганак: https://mzio.tatarstan.ru/