Үзәк китапханәдә Өлкәннәр көне

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында Үзәк китапханәдә пенсионерлар-китапханә эше ветераннары өчен "библиопривал" дигән чара оештырылды. Чакырылган кунакларны яңартылган китапханә киңлегенең төрле зоналары белән таныштырдылар, планетарий, кинозал, уен зонасы мөмкинлекләрен күрсәттеләр. «Виртуаль концерт залында» килүчеләргә рус халык җырлары һәм биюләре программасы белән Пятницкий исемендәге Дәүләт академия хоры концерты трансляцияләнде. Чара бәйрәм чәе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International