2020 елның 1 октябреннән “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары советының Татарстан төбәк бүлеге Өлкәннәр көненә багышланган “Иң яхшы оныгым” социаль челтәрләрдә фотоконкурс игълан итә, ул 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

«Иң яхшы оныгым» фотоконкурсын уздыруның максаты - гаиләсе өчен мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, өлкән буынга хөрмәт, өлкән яшьтәге кешеләрне Татарстан Республикасының мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашуга җәлеп итү.

Конкурс өч этапта һәм өч номинациядә уздырыла:

I этап - 1 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр - социаль челтәрләрдә өч төп тема буенча #Иңяхшыоныгым хэштегы белән фотографияләр урнаштыру: «75 - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең еллыгы», «100 ел ТАССР», «Минем гаилә тарихы».

II этап - 26-28 октябрь көннәрендә фотоконкурсны оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан йомгак ясау. Конкурсны оештыру комитеты составында танылган фотографлар, җәмәгать эшлеклеләре булачак.

III этап - 30 октябрь - фотобәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү, катнашкан өчен истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International