Спас муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

29.10.2020 елда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Спас районы башлыгы, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча җитәкчесе, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Әлеге утырышта коррупция торышын мониторинглау һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды. Коррупциягә каршы законнарны үтәүдә проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Күпфункцияле үзәк эше турында хисап тыңланды. Утырыш тәмамлангач, коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эшне камилләштерү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International