Ярышларда Спас муниципаль районының 4 мәктәбе: 1 нче Болгар урта мәктәбе, 2 нче Болгар урта мәктәбе, П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе, Өчкүл урта мәктәбе катнашты. Команда составы 8 кеше. Уен 10 мин буенча 2 тайм дәвам итте.
1 урынны - Болгар 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе алды;
2 урында - П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе;
3 урынны - Болгар 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе алды.
Җиңүче командалар кубоклар, дипломнар һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде.