2020 елның 14 сентябреннән 12 октябренә кадәр Россиянең барлык белем бирү учреждениеләрендә 5, 6, 7, 8 сыйныфларда (алдагы сыйныф программасы буенча) белем бирү сыйфаты мониторингы сыйфатында штат режимында һәм 9 сыйныфта (8 сыйныф программасы буенча) апробация режимында бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелә. Мәктәпләрдә COVID-19 таралу куркынычын саклау шартларында мәгариф оешмаларының эшен оештыру буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре вакытында тәкъдимнәр үтәлә.