Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Спас муниципаль районы Советының 2020 елның 23 сентябрендәге 1-7 номерлы карары белән Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә.

Конкурс түбәндәге шартларда уздырыла - башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына кандидатның булуы:

а) Россия Федерациясе гражданлыгы;

б) югары белем;

в) муниципаль хезмәтнең төп яки әйдәп баручы вазыйфаларында муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы;

г) оешма җитәкчесе, җитәкче урынбасары, дәүләт органы, җирле үзидарә органы, шулай ук аларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре вазыйфаларында биш елдан да ким булмаган идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсе;

д) кандидатларның муниципаль хезмәткә керү һәм аны узу өчен муниципаль хезмәт турындагы законнарда билгеләнгән чикләүләре булмау.

Конкурс 20.10.2020 елда Болгар ш., Пионерская ур., 19 йорт адресы буенча 11.00 сәгатьтә була. Документлар 14.10.2020 елга кадәр 1 нче кабинетта 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр (шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш) кабул ителә.

Кушымта өчен игълан биредә карагыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International