Спас муниципаль районы командасы актив катнашты, җыелма команда составына Спас тармак технологияләре техникумы урта һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе студентлары керде. Спартакиада төрле юнәлешләр буенча узды: АК-47 разборкасын җыю, пневматик винтовкадан ату, 100 м га йөгерү, югары перекладинада күтәрелү, аркан тарту, гер күтәрү, гранат ыргыту. Ярышлар йомгаклары буенча Спас муниципаль районы командасы 4 гомумкоманда урынны алды.