Утырышта Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларын башкаручы Ф.А. Әһлиуллин катнашты. Утырышны иң өлкән депутат Д.М. Хәмидуллин үткәрде.
Утырышта Спас муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе каралды. Ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Ф.В. Мөхәммәтов кандидатурасы яңадан сайланды.
Шулай ук Спас муниципаль районы башлыгы урынбасарын сайлау һәм контроль-хисап палатасы рәисен раслау турындагы мәсьәләне карадылар.